НОВОСТИ ДВИЖЕНИЯ Набережные Челны

Канлы сугыш ярасы

Канлы сугыш ярасы

Канлы сугыш ярасы

Җиңу бәйрәме житугә
Кузгала иске яра.
Ял кырында ятын калды
Өч бертуган ир бала.

Куңел кылы тибрәләдә
Язамын мин шигерләр.
Әти сузен әйталмыйча
Утте безнең гөмерләр.

Кайда гына яшәсәмдә,
Мин бит авыл баласы,
Гөмер буе озата бара
Канлы сугыш ярасы.

Шул музыка тавышына
Йөрәк әрни, сызлана.
Әти назларын сизмичә
Картайды өч кыз бала.

Ике сугышта булыпта
Белмәделәр кәдерен!
Чәчәк байләмен куерга
Табылмады кәберең.


П.С. Әтиемә  hәм ике абыема багышладым бу шигеремне, бу минем тормышым.

Балакаева Александра Гурьевна
Июль 2018.

НОВОСТИ ДВИЖЕНИЯ Набережные Челны