Гайсин Тимергали Яхинович
Гайсин
Тимергали
Яхинович
ефрейтор / сан инструктор
21.10.1921 - 16.03.2003

История солдата

Гайсин Тимергали Яхъя улы (20.10.1921- 15.03. 2003) -  Казаклар авылында туып, башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрдә укыганнан соң,  туган авылында эшли. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк аны Ворошилов районы хәрби комиссариятына чакырып, армия сафларына алалар һәм сугышка җибәрәләр, ул анда башта рядовой, аннан соң ефрейтор, санинструктор булып сугышның соңгы көннәренә хәтле катнаша. 1943 елда аны ВЛКСМ сафларына алалар.1944 елда “За отвагу” медале белән бүләклиләр. Архив материалында (45378506)  язылган: “Санитарного инструктора 2-й батареи рядового Гайсина Тимергалия, за то, что в боевой обстановке своевременно оказывает первую помощь, а 14 июля 1944 года под деревней Дасхцярка из под арт-минометного обстрела вынес раненного бойца”. Бөек Ватан сугышы ветераны.

 

Регион Республика Татарстан
Воинское звание ефрейтор
Населенный пункт: Тукаевский район
Воинская специальность сан инструктор
Место рождения д. Казаклар Сармановский район
Годы службы 1941-1942
Дата рождения 21.10.1921
Дата смерти 16.03.2003

Боевой путь

Место призыва Воророшиловским РВК ТАССР
Дата призыва 1941
Завершение боевого пути Берлин

Москва-Берлин

Награды

Орден "За отвагу"

Орден "За отвагу"

1944 год “За отвагу” медаль. Архив (45378506) : “Санитарного инструктора 2-й батареи рядового Гайсина Тимергалия, за то, что в боевой обстановке своевременно оказывает первую помощь, а 14 июля 1944 года под деревней Дасхцярка из под арт-минометного обстрела вынес раненного бойца”.

Орден Отечественной войны II степени награжден 06.04.1985

Орден Отечественной войны II степени награжден 06.04.1985

№ наградного документа: 84 Дата наградного документа: 06.04.1985

Фотографии

После войны

Сугыштан исән кайтканнан  соң, ул  Теләнче Тамак авылындагы МТС та тракторчы булып эшли башлый. Аннан соң озак еллар   СХТ директорының төзелеш һәм   хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе булып эшләде. Аның турында Р. Зарипов, Л. Фазуллина  үзләренең китабында болай дип язалар: “Аерым хөрмәт белән Казаклар авылыннан Тимергали Гайсин турында әйтергә кирәк. Авыру булуына карамастан (аның бер кулы сугыштан кайтканда ук авырта иде), ул предприятиянең хуҗалык һәм төзелеш эшләрен алып бара. Төзелеш материаллары һәм хуҗалыкта кирәкле материалларны булдыруда өзеклек китерми, ... тормыш практикасы, алдан күрү сәләте, таләпчәнлеге, эшне оештыра белүе СХТның уңышлы эшләвендә бик зур роль уйнады, диләр хезмәттәшләре”. Ул тормыш иптәше Зөлзилә Шәйгазам кызы белән алты бала тәрбияләп үстерделәр – Рәис, Альфира, Илгизәр, Флера, Равиль, Фәрит. 

Автор страницы солдата

Страницу солдата ведёт:
История солдата внесена в регионы: