Набиулла
Шагвалиевич
ПОДЕЛИТЬСЯ СТРАНИЦЕЙ
История солдата
Бөек Ватан сугышына 1941 елның 25 августында (12.11.41 - частенда теркәлгән дата) алына. 1942 елның 14 августында ат белән азык-төлек, хәрби кирәк-яраклар алып барганда әсирлеккә төшә. Әсирләрне һәр көнне лагерьдан читкә эшкә алып чыгалар. Ашарга көнлек паёк бер кружка чи арыш бирәләр. Баракларда пешереп, куырып ашау мөмкинлеге булмый. Шуңа да эшкә барганда, юл буендагы яндырыдай бар нэрсэне җыйный барып, ял вакытында шул арышны учакта куырып ашаганнар. Тоткынлыктан 1945 елның 8 маенда азат ителә һәм Ковель СППсына китерелә (30.08.45). Аннан (20.09.1945) Магдалиновкага озатылалар.